#татартабыны2019
Кош теле.
Әлеге кош теленең рецептын да,ясалышын да Гөлүсә Хөсәиновада күргән идем күптәннән инде.Бүген аның рецепты белән пешереп карарга булдым.Сезгә дә пешереп карарга тәкъдим итәм.Бик тәмле була.
-4 йомырканың сарысы
-1 йомырка бөтене белән
-1 аш кашыгы кибет каймагы
-1 чәй калагы шикәр комы
-тәменчә тоз
-он.
Йомырка,каймакны,шикәр комын,тоз салып камыр басабыз.Камыр бик йомшак булмасын.Камырны баскач 10-15 ял иттерәбез.Камырны йорт токмачы кебек, бик юка итеп җәябез.Аннан калынлыгы 5 см тирәсендә итеп,5-6 кат булганчы,төрәбез(бөтерәбез).Катлы камырны авыштырып ягъни кыек итеп 2 шәр см калынлыкта кисәргә.Хәрберсен аерым-аерым кайнар майга салып пешерәбез.
Әзер кош теленә шикәр комы да сибәргә мөмкин.
Мин баллы сироп белән эшләдем.
Сироп өчен:
-250 гр шикәр комы
-200 мл су
-1-2 аш кашыгы бал.
Су белән шикәр комын газга куеп кайнатып чыгарабыз.Кайнап чыккач,газны киметеп 5-7 минут кайнатабыз. Сиропны газдан алгач балны салып болгатабыз.Әзер сиропка кош телләрен салып алабыз.Бераз әстерхан чикләвеген ваклап сиптем.Чәйләрегез тәмле булсын!